Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Шәкертләр мәдрәсәдә чын татар киеме әдәбенә өйрәнәләр
Безнең мәдрәсәдә гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә зур урын бирелә. Халкыбызның бөек фикер иясе, дин галиме Шиһабеддин Мәрҗани заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф, милли тел», - дип язган иде. Без мәдрәсәдә менә шул юлны истә тотып эшлибез дә.Килгән шәкертләргә беренче айларда үк тарихи татар мәдрәсәләренә хас форма тектерер өчен үлчәү алына.
Аның өлгеләре егеменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасынннан күчерелде. Шәкертләребез башына классик татар түбәтәе кия.
Шәкертләребез шулай ук уку дәверендә чалма чорнарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр.
Шулай итеп беренче көннән үк безнең шәкертләр татар киеме әдәбенә өйрәнәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтне хөрмәт итәргә өйрәтә.