Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр агач утыртты

Мәдрәсәдә өйлә намазы алдыннан агач утырту өмәсе үтте. Шәкертләр 20 төп барбарис, имәсыман шалфей, туе куаклары утыртты. Бу агачларны мәдрәсәнең баш бухгалтеры Кадерия абыстай бүләк итеп китерде.


Өмә башланганчы Ильяс хәзрәт шәкертләргә агач утыртуның савабы турында кыскача гына вәгазь сөйләде һәм бу эшне күңел биреп башкарырга чакырды. Ул агачларны кадерләп тәрбияләп үстерергә кирәклеген ассысызклады. Укучылар бу эшне хуплап каршы алдылар. Шуннан соң кулларына көрәк һәм үсентеләр алып агач утырту эшенә керештеләр. Тиз арада мәчет коймасы янында яшь үсентеләр пәйда булды.

20201024_112639.jpg

Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулый торган һавабызны чистартучы агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән, укыган, гыйбадәт кылган җирне матурларга, сакларга тиеш. Агач утырту - изге гамәл. Ал мәчет һәм мәдрәсә территориясе зур һәм шуңа күрә биредә агач утырту эшләре күптән бара. Заманында инкыйлабка кадәрле монда атаклы җиләк-җимеш бакчасы булган. Шәкертләр эшләгән эшләре юкка чыкмас, ин шә Аллаһ. Ихлас күңелдән, изге теләк белән утыртылган куаклар, һичшиксез, үсеп китеп 20 гасыр башы мөселманнары утырткан бакча кебек ямьле булыр диеп өметтә калабыз.