Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә остазлары мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре Форумында катнашты

Быел әлеге форум «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы кысаларында оештырылды. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора.
Форум Изге Коръән аятьләрен укып, дога кылудан башланып киткәннән соң, әлеге мәртәбәле җыенда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул үз чыгышында мөгалимнәргә дин гыйлемен бирүдә сабыр булырга, мәчет каршындагы курсларга йөри башлаган яшьләрне игътибарга алырга, аларның әти-әниләре белән элемтәне җайга салырга чакырды.


c359c90f-2c80-4edb-90a0-4b71e30f8c6b.jpg


ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты вәкиле, баш киңәшче Айнур Солтанов үзенең сәламләү сүзендә бүгенге көндә мәчет каршындагы курсларның тагын да актуальләшүен билгеләп үтте. “Сер түгел: дәүләт белем бирү системасында милли һәм төбәк компонентын өйрәтү буенча мөмкинлекләр чикле. Шуңа күрә үзләренең балаларын татар мохитендә тәрбияләргә, телне, динне өйрәтергә теләгән күп ата-аналар үз игътибарын мәчеткә таба юнәлтә. Мәчеттә шушы мохитне эзлиләр. Чыннан да, мөфтияткә, Камил хәзрәткә дә зур рәхмәт әйтергә кирәк, ул бу проблеманы аңлый”, - диде Айнур Солтанов.

72155897-07d9-4699-9693-3a2842756fa3.jpg

Форумда чыгыш ясаган Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәүлид ае белән котлап, шәкертләргә белем һәм тәрбия биргәндә, иң элек әдәп-әхлак мәсьәләләренә игътибар итәргә чакырды. Барлык белем һәм тәрбия эшенең гүзәл әхлакка алып барырга тиешлегенә басым ясады. Ислам галиме Ибн Гарәбинең хикмәтле сүзләрен искә төшереп, ул: “Әгәр кешенең күңелендә Исламга карата мәхәббәт булса, аның күңелендә Ислам дигән үсентене утыртып калдырырга тырыш, ул үз җимешләрен бирәчәк”, - дип искәртте. Һәм үрнәк итеп Кукмарадагы мәдрәсә җитәкчесе Ришат Курамшинның эшчәнлеген китерде. Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресләрен укыту тәҗрибәсе белән таныштырып үтеп, балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә Ислам диненең матурлыгын күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. Җәлил хәзрәт, ТР Президенты аппараты вәкиле Айнур Солтановка да мөрәҗәгать итеп, дин әһелләренә грантларны шәхсән бирү мәсьәләсен күтәреп чыкты.


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының милли мәгариф комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов үзенең сәламләү сүзендә Татарстанда дини белем бирү системасының югары дәрәҗәдә булуын һәм бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату зарурлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук уку-укыту процессында цифрлы технологияләр куллану, тарихи мирасыбызны өйрәнү, дәресләрне кызыклы итү мәсьәләләренә тукталды.


Болгар ислам академиясе мөгаллиме, профессор Исмаил Х.М.Болбол бүгенге җыенның “безнең гыйлемгә булган мәхәббәтебезне күрсәтә”, дип билгеләп үтте. Һәм Палестинадагы мәчетләрдә белем бирүнең үткәне һәм тәҗрибәсе белән таныштырды. Үз җирлегендә балаларның Коръән ятлау тәҗрибәсе турында сөйләде.

32b1b097-7fd2-429e-89c2-a098dd5cd1f9.jpg

Форумның күркәм өлеше булып шулай ук динебез һәм милләтебезнең алгы сафларында булып, нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт хатларын тапшыру торды. Аның барышында Татарстан мөселман уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәренә һәм укуда алдынгы булган студентларына ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән, Мөфтинең Рәхмәт хатлары һәм исемле стипендияләре тапшырылды. Безнең мәдрәсәдән бу бүләкләрне мөхтәрәм остазларыбыз, мәдрәсәбезнең Балтач бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт һәм инде күп еллар шәкертләргә гыйлем өйрәтүче Ильдар хәзрәт, исемле стипендияне икенче курс шәкерте А.Гусев алды.