Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Җомга көнне Илһам Шакиров каберенә таш куелды

Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Гыйльметдин улы Шакировның каберенә таш кую мәрасиме узды.
Ташны Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин ясаган. Ул, җырчының үзе кебек үк, тыйнаклыгы, ислам дине кануннарына тәңгәллеге белән аерылып, мәхәббәт булып балкып тора.

il1.png

Мәрасимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар, дин әһелләре катнашты. Таш куйганда Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Илһам Шакировның абыйсы Кыямның улы Флүр Шакиров, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. Мәрасимне Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин алып барды.


Дистәдән ел артык Илһам ага безнең мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торды. Ул мәдрәсәдә уза торган төрле чараларда, ифтар ашларында бик теләп катнаша, татар халкының тарихын, мәдәниятен тирән итеп белүе белән безне таң калдыра иде. Ул үзе дә күп кенә Коръән сүрәләрен яттан белә, имамнар артыннан укып бара иде. Илһам ага Шакировның кешелеклелеге, игътибарлылыгы, ихласлыгы барабызга да үрнәк булып тора иде. 2014 елда ифтарда җыелган халык алдында чыгыш ясап ул: «Татар халкын үлемнән Ислам дине белән, җыр-моң саклап калды» дигән иде. 2018 елның ахырында Илһам ага Шакиров үзендә сакланган борыңгы дини китапларны мәдрәсәгә тапшырды. Мәдрәсә әһелләре һәрдаим аны догадан калдырмыйлар.


Татар музыка сәнгатенең үз вокал мәктәбен булдырган иң күренекле вәкилләренең берсе Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның хәзерге Тукай районы (элекке Вороршилов районы) Яңа Бүләк авылында туган. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда бакыйлыкка күчте. Баритон тембрына ия җырчының халыкка мирас булып калган репертуарын халык җырлары, композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре, казах, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак, башкорт халык музыкаль әсәрләре, үзе иҗат иткән җырлар тәшкил итә.


Илһам Шакиров 1960 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1992 – 2012 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе була. Җырчы татар музыка сәнгатен үстерү, татар сәхнәсенә лаеклы алмаш тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя.