Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

“Әтрәч укулары” бик эчтәлекле булды

Укуларның бу елгы темасы Болгар-татар нумизматик мирасына багышланган иде. Укуларда елдагыча күренекле галимнәр, язучылар, дин әһелләре, татар зыялылары катнашты. Бу олы җыенга шулай ук шушы ике авылның асыл милләтпәрвәр булган ир-егетәре дә җыелды.


IMG_4248.jpg


Бу милли мәдәни чарасы 12 ел элек Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның хәер-фатихасы белән уздырыла башлаган иде. Бүген әлеге чара үз мәйданчыкларына район, авыл халкын гына түгел, ә тирә-күрше төбәкләрдән дә йөзләгән дин-кардәшебезне җыя. Быел әлбәттә бу җыенны үткәрү барлык санитар саклану чараларын үтәлеп башкарылды.

 

IMG_4305.jpg


“Әтрәч укулары”на кайткан халык, башта зират янында Коръән укып моннан күп еллар элек вафат булган ата-бабаларыбызга, “Әтрәч укулары”н рәсмиләштерүдә күп көч куйган шәхес, татарның танылган язучысы Туфан ага Миннуллинны аның туганы Альберт Миңнуллиннарга багышлап дога кылуда катнашты. Җыенны мондагы матур башлангычның нигез ташларын куючы, актив җәмәгать эшлеклесе Мөнир ага Вәлиев башлап җибәрде. Дин әһелләре тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

 

IMG_4408.jpg


Көннең икенче яртысында Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында фәнни-гамәли укулар үтте. Анда нумизматика белгечләреннән тыш җирле һәвәскәр туган якны өйрәнүче шәхесләр дә катнашты. Җыен матур Корбан ашы мәҗлесе белән, Коръән укып, җәмәгать намазы белән төгәлләнде. Шунысы игътибарга лаек, авыл халкы мондагы мәҗлес өстәлен дә күмәкләшеп әзерли. Шулпа, пылау, кабартма-коймагы кыр яки авыл мичендә пешә. Өстәлгә тырыш авыл халкы хезмәт итеп тапкан ризыклар куела.


IMG_5204.jpg