Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре татарча диктант язып “Яз ” акциясенә кушылды

Бүген мәдрәсәнең лекцияләр залында татар телендә дөрес итеп язу дәрәҗәсен тикшерү буенча «Яз» исемле татарча диктант язып белем бирү акциясе уздырылды. Быел дөньяда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында онлайн-режимда узды. Мәдрәсәдән бу акциядә уку йорты мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсе рәисе Фәрит хаҗи Мифтахов, мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашты.


96e48523-417b-4243-9237-e53d3e4dad08.jpg


Акциядә катнашучылар совет татар язучысы Ибраһим Гази әсәреннән өзек яздылар. Диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. 


Әйтергә кирәк, мәдрәсәдә барлык дәресләр дә татар телендә алып барыла. Шулай итеп мәдрәсә «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелеп, үзенең татар теллеген тагын бер кат раслады.