Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Болгар ислам академиясе студентлары практика үтте

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә практика үтүчеләр арасында Болгар ислам академиясендә укучы Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге директоры булып эшләүче Ибраһим хәзрәт Сабиров та бар иде.  Ул, ихластан мәдрәсәдә укыту барышы белән якыннан танышты, мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән теләп аралашты, үзенең фикерләре белән уртаклашты.


ac0bd9da-d146-4289-9253-5fcb985f5446.jpg


Аның уенча  хәзер югары дини белем алыр өчен чит илгә укырга барып йөрисе дә юк.  Барлык шартлар да  республикада тудырылган. Ул  танышкан уку процессына да зур бәя бирде һәм мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт белән безнең уку йортында  Коръән-хафизлар әзерләү буенча төркем  булдыру турында килеште. Бу  гамәл 2021 елда тормышка ашырылачак дип ният кылынды.    


d995be7c-d177-4f1f-909a-072f6742328a.jpg