Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

«Өченче Мәчкәрә укулары» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды

Бу елны укуларның темасы туган тел, татарның дини һәм милли үзенчәлекләрен саклап калуга багышланды, шуңа да “Милләтнең нигезе – дин һәм тел” дип исемләнде. Конференциянең эшчәнлегендә күренекле дин һәм гыйлем әһелләре катнашты.


WhatsApp_Image_2020_09_09_at_09.04.28_0.jpg


Конференциягә килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Шулай ук Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Кукмара имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина һәм башкалар чыгышлар ясады.


IMG_4184.jpg


Конференция Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлангычы белән уздырыла. Аны оештыручылар - Үзләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Кукмара мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы.


WhatsApp_Image_2020_09_09_at_10.16.43_0.jpg


Килгән кунаклар иң әүвәле Мәчкәрә авылы зиратында җирләнгән элекке мулла, мөгаллим һәм сәүдәгәрләрнең каберләрен зиярәт кылды һәм анда алар рухына дога кылдылар. Биредә мәшһүр дин әһелләре, галимнәр, остазлар, шәкертләр һәм милләтебез вә динебез өчен күп көч куйган олуг затлар җирләнгән. Борынгы зират таш койма белән уратып алынган, мәйданы – 3 гектар.


Мәхәллә мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов авыл җирлегендәге зиратны, андагы кабер ташларын саклау буенча башкарыла торган эшләр үрнәге республикабызның район авылларыннан килгән дин әһелләренә Мәчкәрә мәхәлләсе тәҗрибәсе бер өлге булып торырлыгы танылды.


Кунаклар аннары яңа төзекләндерелеп килә торган мәчет бинасы белән танышты, Үтәмешевлар йорты ишегалдында булды. Фәнни җыенның пленар өлеше Кукмара мәдәният йортында дәвам итте.


Көн тәртибендәге төп сораулар булып татар мирасының нигезе булган ислам динен һәм татар телен саклау мәсьәләләре каралды. Шулай ук катнашучылар Мәчкәрә авылы Беренче җәмигъ мәчетен торгызу эшләрен дәвам итү өстендә эшләү; Мәчкәрә авылы зиратында җирләнгән, ислам динендә изге хезмәтләре белән якты эз калдырган олуг шәхесләребезнең, галимнәребезнең, имамнарыбызның каберлекләрен саклау өстендә эш алып бару; Мәчкәрә авылы туристик маршрутын булдыру кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


IMG_4294.jpg


Ильяс хәзрәт чыгыш ясап Кама Тамагы районы Балтач авылында XIX-XX гасырларда имамчылык иткән указлы муллаларга мемориаль такта куелу турында сөйләде. Куелган истәлек билгесе, авылдашларына иман байлыгын саклап  калырга  сәбәпче булган барлык дин әһелләренә хөрмәт йөзеннән куелган. Бу истәлек билгесе  Ислам диненең иң мөкатдәс кыйммәтләрен безгә гасырлар аша түкми-чәчми китереп җиткергән имамнарыбыз, остазларыбыз, мөдәррисләребез, хәзрәтләребез, абыстайларыбыз, мөгаллимнәребез, әби-бабайларыбыз һәм әти-әниләребез истәлегенә багышлана.


Хәзрәт чыгышында: - Ата-бабаларыбызның, имамнарыбызның рухи мирасын нык саклау безнең өстә. Шуның өчен мондый, имамнарга истәлек такталары кую гамәле республикабыз күләмендә дини хатирәләрне, элекке имамнарыбызның истәлеген торгызу чарасына әверелергә мөмкин.   Әгәр бу чараны без һәрбер Диния нәзарәтенә табигъ булган һәр мәхәлләдә башкарсак, олы имамнарга хөрмәт, XIX-XX гасырларда имамчылык иткән затларның тормышы, эшчәнлеге белән кызыксыну артыр иде, - дип белдерде. Шул уңайдан ул барлык мәхәлләләрдә дә имамнарга багышланган истәлек такталары куюны үзәкләштереп Диния нәзарәте тарафыннан башкарырга тәкъдим итте.


WhatsApp_Image_2020_09_09_at_10.16.40__1__0.jpg


Очрашуның ахырында катнашучылар санап кителгән мәсьәләләрне чишү буенча резолюция кабул ителде. Рәсми чыгышлардан соң кунакларны Мәчкәрә авылының данлыклы Беренче Җәмигъ мәчетенә алып бардылар.