Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Балтач бүлегендә укулар башланып китте

Балтачның Җәмигъ мәчетендә "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәсенең Балтач бүлегендә укулар башланып китү уңаеннан тантаналы мәҗлес узды. Укуларны башлар алдыннан башта  имамнар җыены узды. Анда Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Ильяс хәзрәт имамнарга мөрәҗәгать итеп, егерменче гасыр  башында  сәясәт корбаннары булган хәзрәтләребезнең, мөгаллимнәребезнең  исемнәрен барлап  чыгу зарурлыгы турында әйтте.   Җыеннан соң  Ильяс хәзрәт  мәдрәсә мөгаллимнәренә, хәер-фатыйханы, үгет-нәсыйхәтны бирде, мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны бәян итте.


DSC_0073 (1).jpg


Ул мәдрәсә мөгаллиме, дин белемен үзләштергә ярдәм итүче кеше тормышта башкаларга үрнәк булырга тиеш, сезгә карап кешеләр күңелендә ислам динебез турында уңай фикерләр генә тусын иде диеп ассызыклады. Гыйлем белән гамәл кылырга, аңа нигезләнеп яшәргә чакырды.


Аллаһның ярдәме һәм Балтач бүлегендәге остазларның тырышлыклары, мөгаләмәләре белән шәкертләр дәресләрне уңышлы үзләштереп бара. Монда Рамил хәзрәт Бикбаев җитәкчелегендә үз эшләренең осталары тупланган. Ел саен мәдрәсәне 50 дән артык шәкерт тәмамлый.


DSC_0217 (1).jpg


Уку елын башлау мәҗлесендә халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә, башкаларны да ислам дине белән таныштырып, якыннарыбызның, кардәшләребезнең туры юлны - дөнья вә ахирәт бәхетенә илтүче якты юлны табуларына сәбәпче булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде дип дога кылдылар.