Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә яңа уку елы башланды

Бүген мәдрәсәдә яңа уку елы башлану уңаеннан беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Җыелышта быел укырга кергән I курс шәкертләре, аларның ата-аналары, башка сыйныф укучылары, мөгаллимнәр катнашты. Җыен, яңа уку бинасында, Коръән укып дога кылудан башланды. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләрне мәдрәсә, Ал мәчет тарихы белән таныштырды һәм уку тәртипләрен аңлатты. Аннары укучылар Равил һәм Илдар хәзрәтләрдән дини белем алуның фазыйләтләренә багышланган вәгазьләр тыңладылар, шулай ук аларга Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Экстремизм – ислам диненә зарар китерүче куркыныч афәт” дигән темага лекция сөйләнде.


b2dee922-63fa-4681-b017-f1ae81f3e016.jpg


 Шулай итеп, үз эшчәнлеген 1991 елда башлаган мәдрәсәбез 29 нче уку елын башлап җибәрде. Быел беренче курсның көндезге бүлегенә, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, 13 шәкерт кабул ителде. Кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә шәкертләр кабул итү әле дәвам итә. Бөтенроссия буйлап эшләп килүче татар мәхәлләләре өчен дин әһелләре әзерләү үзәге вазифасын үтәүче уку йортыбызның эшчәнлеге бәрәкәтле, нәтиҗәле, файдалы булсын!


60e5591e-59b9-449b-8947-ab0f21c75d31.jpg