Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре татар зыялылары белән бергә Туфан Миңнуллинны искә алдылар

25 август татар халкына Туфан Миңнуллинны бүләк иткән көн. Бүген әлеге филакарь затны каләмдәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары искә алып, аның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберенә килеп аның рухына дога кылдылар. Танылган шәхеснең каберен зиярәт итәргә Ильяс хәзрәт белән мәдрәсә шәкертләре дә барды.


Хазрат.jpg


Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгыш ясап бик тә күңелле яңалык җиткерде.

— Татар телен саклау буенча Апас ягында киңәшмәдә булганда, Туфан абыйның туган авылына да барып чыгарга туры килде. Республика районнарында һәм авылларында бихисап йөрүемә карамастан, Туфан абыйның туган йорт нигезендә беренче тапкыр баруым иде. Аның нигезен башкачарак эшләргә кирәк булган. Аңа игътибар җитмәгән дигән күңелдә бер үкенү дә калды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүдән соң, Туфан абыйның музей йортында төзекләндерү эшләре үткәрергә уйладык, — диде Марат әфәнде.

Шул рәвешле, быел әлеге йортка илтә торган юл салыначак. Йортның эчендә һәм тышында төзекләндерү эшләре, Туфан Миңнуллин ярата торган күлне торгызу буенча эшләр башкарылачак. Президент бу эшләргә хәер-фатыйхасын инде биргән.


ab77017b-b5ab-4c39-b8b7-6082b8f99bae.jpg


Зиярәт итү чарасында Разил ага Вәлиев, Данил Салихов, Әзһәр ага Шакиров һәм башка күренекле зыялылар чыгыш ясады.


Зиярат иту.jpg


Ислам дине кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Туфан аганы зыялылар өчен билгеле булмаган яктан ачты, аның кылган гамәлләре хакында сөйләде:

- Язучы, драматург Туфан ага Миңнуллин гомеренең соңгы көннәренә кадәр безнең мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә торды. Ул шәкертләр белән, бигрәк тә кичке һәм читтән торып укучылар белән бик теләп аралаша иде. Ул шундый очрашулардан иҗаты, күңеле өчен үзенә күрә бер ләззәт ала торган булды. Төрле төбәкләрдән килгән шәкертләр белән озаклап сөйләшергә, татарлар яши торган өлкәләрдәге вәзгыятне белешеп торырга ярата иде ул. Туфан ага безнең мәдрәсә әһелләре һәм татар зыялылары белән бергә уздыра торган чараларда башлап йөрде. Мәсәлән, Тәтеш районы Әтрәч авылы янында, XII-XIII гасыр борынгы кабер ташларын, зиратны саклауда һәм укуларын оештырганда да фикердәш буларак аннан таяныч таптык. Аның фатыйхасы белән без Мең Өйле Шонгатның тарихын торгызуны башлап җибәрдек. 2009 нчы елда Туфан аганың  инициативасы белән бу борынгы урынның зираты сакланып калган бер гектар мәйдан тимер рәшәткә белән әйләндереп алынды, капка куелды, биредә мең ярым агач утыртылды. «Мулла» әсәрен язгач та аны шәрехләү (рецензияләү) өчен Туфан ага дин әһелләренең фикерен мөһим диеп санады, чөнки ул язмасы шәригатькә туры килергә тиеш дигән фикердә иде. Туган авылында Олы Мәрәтхуҗа авылында Кама Тамагы районында мәчет бинасы корганда да ул дин әһелләре белән элемтәдә торды. 2011 ел, Бөтенрәсәй татар имамнары форумында динебез, милләтне саклауда дин әһелләренең төп роле турында аңлатма биреп барысын да әсир итте. Шәкертләр белән аның соңгы очрашуы 2012 елның гыйнвар аенда булды, — дип сөйләде Ильяс хәзрәт.


Дога24bdb0b1-9025-49c3-ab9d-73c86a483ccf.jpg


Искә алу чарасы Коръән уку белән тәмамланды. Җыелган халык милләтебез, динебез файдасына кылган фидакарь гамәлләре өчен Туфан агабыз Аллаһының рәхмәтендә булса иде дип дога кылды.