Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Остазларга тирән хөрмәт белән сугарылган китап чыкты

Ильяс хәзрәт Җиһаншин гыйлем таратучы остазларыбызга быгышланган басма тәкъдим итте.


Китап Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләр шурасының 20-09-нчы номерлы бәяләмә белән басырга хупланган. “Хозур” – “Тынычлык” нәшрият йорты тарафыннан басылган.


китап1.jpg


Ильяс хәзрәт басманы Ислам диненең иң мөкатдәс кыйммәтләрен безгә гасырлар аша түкми-чәчми китереп җиткергән имамнарыбыз, остазларыбыз, мөдәррисләребез, хәзрәтләребез, абыстайларыбыз, мөгаллимнәребез, әби-бабайларыбыз һәм әти-әниләребез истәлегенә багышлаган. Китапта Ал мәчетнең имам-хатыйбы, инде 25 елга якын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире булып торучы, инде үзе дә меңгә якын шәкерткә остаз булган хәзрәтнең Ислам мәгарифе турында фикерләре, хәтирәләре, тәртипләп җыеп барган тарихи документлары, фотолары урын алган. Китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев язган.


Clipboard01.jpg


Автор китапны калыпка салганчы, инкыйлабка кадәр булган мәгариф системабызны “Якубия”(10-нчы мәхәллә, “Якуб”) мәдрәсәсе мисалында тәфлисләп өйрәнеп чыккан. Тарихи-архив материалларны өйрәнү хәзрәткә хәзерге мәдрәсә урынында 1786 елда салынган башлангыч дини мәктәп булганлыгын ачыкларга мөмкинлек биргән. Аны Рәсәй империясе чорында Казанда беренче рәсми рөхсәт алып ачылган мәдрәсә дип тә саныйлар. Ш. Мәрҗанинең «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» китабында бу уку йорты бинасын ясаклы татар Яхъя Максутов төзеткән диеп язылган. Китапта шулай ук “Ал” мәчетнең архитекторы да төгәл тәгаенләнә – ул Федор Малиновский. Мөфти Галимҗан хәзрәт Барудиның энесе Салихҗан хәзрәтнең дә мәхәлләгә имам ярдәмчесе итеп түгел, ә имам-хатыйб һәм җәдид мәдрәсәсенең мөдәрисе итеп билгеләнгәне дә ачыклана. Шулай ук тарихи истәлекләр ярдәмендә бу урында эшләгән ике мәдрәсә булганлыгы билгеләнгән. Кадим мәдрәсәсен ахун Габделкаюм хәзрәт җитәкли һәм бу мәдрәсәне тәмамлаган Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәров истәлекләре буенча, ике остаз тә бик дус-тату, бер-берсенә хөрмәт белән хезмәт иткәннәр, гыйлем өләшкәннәр.



Ильяс хәзрәт китабында дин иреге кире кайтарылганнан соң республикабызда беренче оешкан   Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе тарихы белән якыннан таныштыра. Ул беренче остазларына тирән хөрмәт итеп: “Үзем дә ошбу мәдрәсәне тәмамладым, остазларыма ‒ Исхак хәзрәт Лотфуллинга, Габделхак хәзрәт Саматовка, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиевкә, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәккә, Наил хәзрәт Яруллинга һәм башка мөгаллимнәргә рәхмәтлемен. Бүген дә алар белән киңәшеп-аралашып, эшләребезне алып барабыз, бакыйга күчкән остазларыбызны искә алып, дога кылабыз, рухлары шат, бездән разый булсалар иде”, - дип яза.



Clipboard02.jpg



Безнең халык элек-электән дини остазларын хөрмәт иткән, олылап торган. Остазларга илтифат бу китапта да ачыктан-ачык ярылып ята. Ильяс хәзрәт Габделхак хәзрәт Саматов, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Габделхак хәзрәт Каюмов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, Равил хәзрәт Үтәбай-Кәрими, Габдулла хәзрәт Галиуллин, Госман хәзрәт Исхакый , Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Габдрәшит хәзрәт Закиров, Наил хаҗи Таиров, Ибраһим хәзрәт Шамилов кебек остазлар турында язмалары белән моны ачык дәлилли. Әлбәттә бар укучыларда да хәзрәтнең шәхси архивыннан тарихи фотолар да кызыксыну уятыр диеп уйлыйбыз.



Китапны беренчеләрдән булып автор, Салихҗан хәзрәт Галиевның шәкерте, үзе дә татар әдәбияте классигы Хәсән Туфанга остаз булган Хәсәнҗән хәзрәт Әхмәровның унбишенче баласы, кече кызы Ләйлә апага, Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең шәкерте, Ал” мәчет бинасын яңадан төзеткән атаклы иганәче Мөхәммәдсадыйк Мөхәммәдсафа улы Галикәевнең оныгы Динә ханым Сакаевага тапшырды. Алар бу басманы иң зарыгып көтүчеләрдән иде.



Шулай итеп Ильяс хәзрәт бу басмасы белән буыннар чылбырын тагын да ныгытып, ислам мәгарифенең нигезе булган остазларыбызга хәзерге Ислам җәмәгатчелегенең тирән хөрмәтен белдерде.