Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Авиатөзелеш районындагы "Рәхмәтулла" мәчетенә ай куелды

Мөселманнар төзегән мәчет манарасына ай меңгерү Гарәфә көненә туры китерелгән иде.

IMG-20200730-WA0009 (1).jpg

Тантанага 120дән артык кеше җыелган, алар арасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин җитәкчелегендә ТР Диния нәзарәте вәкилләре дә бар. Ул беренче булып чыгыш ясады. Бәйрәмгә берничә районның имам-мөхтәсибләре, Казан мәчетләре вәкилләре, Башкарма комитет һәм район хакимияте җитәкчеләре килгән иде. Сүз алып чыгыш ясаучылар арасында Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрдәнов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, әлеге уку йортының Попечительләр советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һ. б. булды.



Чыгыш ясаучыларның барысы да вакыйганың мөһимлеген билгеләп үттеләр, бигрәк тә территориядә теләгән һәр кеше киләчәктә аннан файдалана алсын өчен артезиан скважинасы борауланганын билгеләп киттеләр. Яңа мәчетнең имам-хатыйбы безнең мәдрәсә мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Ясавиев мәхәллә кешеләренең
икеләтә бәйрәм булуын билгеләп үтте.


Мәчет төзелеше 2019 елның май аенда башланды.