Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәнең Балтач бүлеген тәмамлаучы 36 шәкерткә дипломнар тапшыру тантанасы узды

Зөлхиҗҗә аеның 11-нче көнендә (1-нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Ул иң әүвәл Борбаш Сәрдегәне авылында булды. Биредә “Нурзидә” исемле чишмә комплексы ачылды. Чишмә янәшәсендә намаз уку урыны булдырылган. Мөфти хәзрәт һәм аның белән кунак булып килгән Болгар ислам академиясе мөгаллиме, профессор Әл-Асри Саиф Али Мөхәммәд әлеге чишмә суыннан авыз итте, гыйбадәтханә белән танышты. Чишмә матур урында, зәвык белән җиде улаклы итеп эшләнгән. Янәшәдә балалар өчен ял итү урыны булдырылган.  Бүгенге чара барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Габделнур әфәнде Хөсәеновка кылган изге гамәлләре өчен медаль бирелде һәм авыл имамына нәзарәтнең рәхмәт хаты тапшырылды.  Шул ук вакытта катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде. 


IMG_20200801_WA0017_0.jpg



Аннары мөфти хәзрәт һәм кунаклар Балтач Үзәк мәчетенә кайтты. Биредә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеген тәмамлаучы 36 шәкерткә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Быелгы уку елында мәдрәсәне тәмамлаучыларның унөче имам, унбише мөгаллим булып хезмәт итәчәк. Быел Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегенең юбилей – унынчы чыгарылышы узды. Ун ел эчендә мәдрәсәнең әлеге бүлегеннән 342 кеше белем алып чыкты. Барлык белем алып чыгучыларның 70 проценты дини юнәлештә хезмәт итә. Тантаналы чара барышында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең мөдире Ильяс хәзрәт Балтач муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


DSC_0244.JPG


DSC_0070.JPG


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Балтач районына эшлекле сәфәре кысаларында, район үзәк мәчетенең Мәгърифәт мәркәзе музее ачылды. Музейда татар халкының дини мәгариф тарихы белән бәйле материаллар, XVIII-XIX гасырга караган дини хезмәтләр һәм китаплар, Коръәннең “Казан басмасы”ның төрле елларда чыккан экземплярлары урын алган. Татарстан мөфтиен музей китаплары белән таныштыру барышында, Камил хәзрәткә “Хашияте Саялкути галә хашияти ал Хаяли галә шархел гакаид лиТафтазани” китабы бүләк ителде. Исламның төп фәннәренең берсе – гакыйдә нигезләрен шәрехләүгә багышланган әлеге хезмәтне мөфтигә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тапшырды. Революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә кулланылган әлеге китапны киләчәктә “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә кую күздә тотыла. Әлеге хезмәт шактый яхшы хәлдә сакланган. Хәзер белгечләр алдында бу китапның якынча басылып чыгу елын ачыклау бурычы тора.


1__8__0.jpg


1__10__0.jpg


Бүген музейда шулай ук Борбаш авылыннан чыккан танылган хәзрәт, дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар, аның быел тууына 125 ел тулды. Ул Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиновның остазы булып тора. Музейда Габделхак хәзрәт Садыйков турында чыгышлар ясалды, аның белән бәйле фотоматериаллар күрсәтелде. Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсә әһелләре тарафыннан аның кабере каралып торуын билгеләп үтте. Габделхак хәзрәт Садыйков Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән.