Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын мөселман кардәшләр!

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды.

Корбан_IMG_0536-31-07-20-12-37.jpg

Таң беленү белән республикабыз мөселманнары мәчетләргә Корбан гаете намазын укырга ашыктылар. Быел Корбан гаете чараларын оештырганда COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде: халык мәчетләргә битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән килде.
Ал мәчеткә җыелган җәмәгать арасында мәхәллә халкы, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре бар иде. Иртәнге намаздан соң мәдрәсә шәкертләре тарафыннан Коръән аятьләре укылды.

IКорбан_MG_0538-31-07-20-12-37.jpg

Ильяс хәзрәт җәмәгатне сәләмләп Корбан гаете белән тәбрик итте, Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов һәм мөфти Камил хәзрәт, дәүләт эшлеклеләре, башка төбәкләрдә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләренең, мәчет-мәдрәсә хәйриячеләренең котлауларын җиткерде. Ул ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга да саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы теләде. Аннан соң мәчет имамы Хәйдәр хәзрәт бәйрәм вәгазендә Корбан бәйрәменең мәгънәсен, Ислам дине кушканнарны аңлатып нәсихәтләрен җиткерде. Хәйдәр хәзрәт үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия һәм динебезнең башка кыйммәтләре хакында сөйләде. Аллаһы Тәгаләнең иң зур сынавы пәйгамбәрләргә, әүлияларга булганын һәм шуларның олысы Ибраһим галәйһиссәламгә туры килүен һәм корбан чалу йоласы безгә Ибраһим белән Исмәгыйльдән килүен хәбәр итте, шушы кыйсса белән таныштырды.Ул соңгы айларда кешелек дөньясына һәм аерым алганда дин кардәшләребез җилкәсенә дә төшкән сынаулар турында әйтеп узды. Хәзрәт хәрамнардан тыелып, Аллаһыдан куркып, бары Аның рәхмәтенә һәм мәгъфирәтенә гына өмет баглап яшәргә чакырды.

Бәйрәм вәгазен тыңлагач мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр, Изге Коръән аятьләре башкарып дога кылдылар. Намаздан соң мәдрәсә идарәсе мөселманнарны бәйрәм чәенә чыкырды.
Табын узгач мөселманнарны олуг эш - корбан чалу көтә иде.

Корбан гаете_IMG_0547-31-07-20-12-37.jpg

Быел Казанда шундый 15 урын исәпләнә. Гает намазы тәмам булуга бер сәгать тә узмаган иде, инде мәдрәсәгә корбан ите китерүчеләр дә күренде. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгалә барлык изгелекләрне кабул итсен, кылган гыйбадәтләребез өчен әҗерен арттырсын, нəфесебезне җиңеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде.

котлау10001.jpg  котлау10002.jpg 003 (1).jpg 9 Розовая.jpg