Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәткә Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медале тапшырылды

Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе, Ульяновск өлкәсе губернаторы ярдәмчесе Руслан Гайнетдинов Ильяс хәзрәткә губернатор Сергей Морозов исеменнән “Халыклар дуслыгы” медален тапшырды. Танылган эшмәкәр, татар милли хәрәкәтендә актив катнашучы күренекле зат, бу бүләкне тапшыру өчен, мәдрәсәгә махсус килде.


d32d6855-02f2-4033-bfbb-bf804fad6777.jpg

Ул, бүләкне тапшырыр алдыннан, Ильяс хәзрәтнең өлкә татарларының милли хәрәкәте оешу чорындагы хезмәтләрен югары бәяләп, хәзерге вакыттагы дини агарту чараларын үткәргәндә әйдәп йөрүен ассызыклап әйтте. Мәдрәсә эшләү дәверендә Ульяновск өлкәсеннән булган 100 дән артык шәкертне укытып чыгарды. Ильяс хәзрәт Ульяновск өлкәсендә үтә торган төрли милли агарту чараларын үткәрерүдә тырышлык куя, үзенең гамәлләре белән өлкәнең төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.

45af7e24-89ba-44b3-9cd7-6b6e26ca62ba.jpg


Ильяс хәзрәт, үзенең хезмәтенә олы бәя биргән өчен өлкә губернаторына, татар милли иҗтимагый оешмаларына рәхмәтен белдерде. Алга таба да шулвй динебез, милләтебез, илебездә тынычлык мәнәфәгатләрен истә тотып бергәләп эшләргә чакырды.