Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкне гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр

Мөхтәрәм остазыбызга бүген 80 яшь тулды. Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә танылган дин әһеле Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкне олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

IMG-20200615-WA0034.jpg

Җәгъфәр абый – безнең мәдрәсәбез мөгаллимнәренең дә олуг остазы. Дин иреге бирелгәч, анда күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре белем эстәгән. Җәгъфәр хәзрәтнең шундый шәкертләренең берсе – мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин дини күтәрелеш елларында Җәгъфәр Мөбарәкнең фидакяр хезмәте белән таныштырды. Татар рухи мирасын кайтару юлында аның бүген дә армый-талмый хезмәт куюын ассызыклады. Аңа котлау, рәхмәт вә тәбрик хатларын тапшырды, иҗади уңышлар, озын гомерләр, саулык-саләмәтлек теләде. Остазыбыз, чыгыш ясап, яшь мөгаллимнәрне революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнергә, библиография белән эшләргә чакырды.

IMG-20200615-WA0054.jpg

Остазыбыз Совет чоры елларында Казанда эшләп килгән бердәнбер Мәрҗани мәчетендә Исмәгыйль хәзрәт Мөштәри, Исмәгыйль хәзрәт Рахматуллин, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак мөәзин Хафизов, Габделхак хәзрәт Садыйков, Габделхак хәзрәт Каюмов, Габделхак хәзрәт Саматовлар кебек олуг шәхесләрдән гыйлем алып һәм безләргә күп китаби дәреслекләр бастырып, тәҗвид гыйлеменнән дәрес биргән зат. Ул, 1991 нче елдан башлап, СССР таркалганнан соң Казанда ачылган беренче мәдрәсәдә, ун ел дәвамында татар дин галимнәренең хезмәтләре белән остазлык кыла. Ул тәҗвид фәненә кагылышлы китапларын хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итеп, үзе шул китаплар белән 2000 елга кадәр мәдрәсәбездә дәрес бирә: Габдрахман Карабаши, имам Сәүбән, имам Гомәри, Шәһит Гауни, Сөнгатулла Бикбулат, Салихҗан Баруди, Галимҗан Баруди; Кыйраәти Куръән фәне буенча – Әхмәтһади Максуди, Нәҗип Думави хезмәтләреннән укыта.

Разворот_SKMBT_C22011120910070_19 - копия.jpg


Ул барысы алтмыштан артык китап авторы. Унике төрле тәҗвид китабын халыкка җиткергән шәхес. 2000 елдан алып 2003 елга кадәр дини әдәбиятны тикшерүче булып Татарстан Диния нәзарәтендә эшли. Диния нәзарәтендә эшләгәндә беренче басылган китабы – «Хәтер дәфтәре» (2002). Анда танылган дин галиме һәм мөгаллимнең Исламиятнең асылында яткан рухани-әхлакый кыйммәтләр, республикабыздагы дин вә мәгыйшәт торышы, Татарстан Диния нәзарәте һәм мөфтиләр тарихыннан күренекле вакыйгалар бәян ителә.2002 елда Җәгъфәр абый Мөбарәк тарафыннан эшләнеп редакцияләнгән «Кыйссасел-әнбия» китабы «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан кабаттан дәреслек сыйфатында нәшер ителде. Соңгы басылып чыккан китабы – «Иблис, җен, шайтан, гыйфрит...» (2 кисәктән тора). Ул «Хозур» нәшриятында басылып, бүгенге көндә укучыларга таралып бетте.

Жэгфэр Мебэрэкшен.jpg

Җәгъфәр хәзрәт сигенче дистәне тутырган көннәрендә Киров районында Широкая урамында яши. Хәләл җефете белән ике бала үстерәләр (Ләйсән, Газинур), ике оныклары бар. Бүгенгесе көндә дә мәдрәсәгә килеп шәкертләребезгә үгет нәсыйхәтләрен бирә. Әле дә борынгы китапларны өйрәнү өстендә эшләүне дәвам итә. Аллаһы аннан разый булсын, гомерләрен исәнлек-саулыкта уздырырга язсын!