Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Читтән торып укучы шәкертләр милләтебез зыялылары белән якыннан аралаша

Мондый очрашулар төрле өлкәләрдә эшләүче татар мәхәлләләре өчен бик кирәкле чара. Читтән торып укучы шәкертләрнең барысы да мәхәлләләрдә имамчылык итәләр, мөәзин вазыйфасын үтиләр, мөгаллимнәр булып гыйлем өләшәләр. Араларында, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә, мәчет салып кергән затлар да бар. Алар динебез, милләтебез, телебез, киләчәгебез өчен җаваплылыкны тоеп яшиләр.

ed316af3-34c2-4c25-91da-60e4a66214e7.jpg

Казанга укырга килүләре дә юкка гына түгел. Алар монда татар рухында кайнап, элекке татар мәдрәсәләре традицияләрен саклаган уку йортында гыйлем алыр өчен килгән. Ике атналык кышкы сессиядәге дәресләр, көн саен татарның күренекле шәхесләре белән очрашу-сөйләшүләр белән үрелеп бара. Шәкертләр янына дәүләт, Диния Нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бик теләп килә.

b8b870a0-8c7a-4868-971f-3cde1ef47d72.jpg

Һәрбер мондый очрашу ике як өчен дә бик мөһим. Чөнки Россиядә эшләп килүче татар мәхәлләләре вәкилләре беренче кулдан үзләрен борчыган сорауларга җавап таба. Мәсәлән, бу атнада мәдрәсәдә кунакта Татарстан республикасы Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе белгече Айнур әфәнде Солтанов, ТР МДН рәисе - Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәмәтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис әфәнде Шакиров булды. Алар шәкертләр белән озаклап фикер алышты, аларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашудан шәкертләр бик кәнагать калды һәм милләт асылларына үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр.

a45f4fb1-c58f-43d0-ae6c-0e6967accda5.jpg