Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

ДӨНЬЯ ГАЛИМНӘРЕ ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ МИРАСЫ БЕЛӘН ТАНЫША

ДӨНЬЯ ГАЛИМНӘРЕ ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ МИРАСЫ БЕЛӘН ТАНЫША

Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция бара. Аның эшендә безнең мәдрәсә мөгаллимнәре дә катнаша. Мәдрәсәбезнең татар халкы һәм Татарстан тарихы укытучысы Наил Таиров конференциядә чыгыш ясады. Ул Галимҗан Барудиның атаклы мәшһүр Сембер байлары Акчуриннар нәселе белән бәйләнеше турында сөйләде.

Сембер фабрикантлары Акчуриннар  үз хисапларына уку йортлары төзегәннәр. Мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар. Рус һәм татар телендә китаплар бастырып чыгарганнар. Китапка, басма сүзгә хөрмәт, күрәсең, аларның канында булгандыр. Төрле җирләрдән китаплар китертәләр, газета-журналлар яздырып алдыралар. Бай китапханәләр туплыйлар. Китапханә киштәләрендә рус, татар, шәрык һәм көнбатыш язучыларының кызыклы әсәрләре урын ала. Туган тел язмышына битараф булмаган алар. Татар әдәбиятын, үсешен даими күзәтеп торганнар. Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый әсәрләрен үзләрендә булдырганнар. Күпсанлы  нәсел-нәсәп  арасында әдәбият белән кызыксынучы, язу эше белән мавыгучылар да булган. Аралашып, фикерләшеп яшәргә омтылганнар.

Чараның беренче өлеше Галимҗан Барудига багышланган фильмны карау белән тәмамланды. Җомга намазыннан соң узган пленар утырышларда төрле галимнәр чыгышлары  тыңланды. Бүген конференциядә катнашучы кунаклар  Яңа Татар бистәсе зиратында булып  Галимҗан хәзрәт Баруди, Шиһабетдин Мәрҗәни һәм башка күренекле калимнәр  каберләрен зиярат иттеләр.

Конференциядә Сүрия, Бәхрәйн, Төркия, Иордания, Мисыр илләреннән килгән дин галимнәре һәм Россиянең  13тән артык мөфтияте вәкилләре, Россия һәм Татарстан фән белгечләре катнаша.

Барлык кунакларга  "Хозур" нәшрият йорты бастырган Баруди хезмәтләре таратылды.

Белешмә.

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.
1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, Галиев  мәчете мәхәлләсенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә гыйлем иясе булып  танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый, дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә.

Казанда 1906-1908 һәм 1913-1917 елларда чыккан «Әд-дин вәл-әдәп» журналы («Дин вә әдәп») татар дини-әхлакый, гыйльми-әдәби һәм сәяси журнал нашире һәм баш мөхәрире була.

1917 елда мөфти булып сайлана.

Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы  (1857-1921) Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.