Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Бүген шәкертләр яңа уку бинасында беренче дәресләрен укыдылар

Яңа бинада беренче дәресләрне мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, мөгаллимнәр Хәйдәр һәм Зөлфәт хәзрәтләр үткәрде. Шәкертләр моңа кадәр үзләре дә яңа бинада уку сыйныфларын җыештыруда, уку җиһазларын, өстәл-урындыкларны урнаштыруда бик теләп катнаштылар. Дәресләр башланыр алдыннан алдынгы шәкертләр Коръән укып, бу биналарда хәерле гамәлләр кылып, яңадан-яңа гыйлемнәр тупларга язсын диеп дога кылдылар.

0357.jpg

Мәдрәсәнең яңа сыйныфлары урнашкан биналар безнең халык өчен бик кадерле вә истәлекле, тарихи урын. Монда заманында мәшһүр, күренекле мәдрәсә (төрле чыганакларда Якуб яки Якупов, Якубия, Каюм хәзрәт, 10 мәхәллә мәдрәсәсе) урнашкан булган. Бу уку йортында Хәмит һәм Мөхәммәт Мортазин, Шаһиәхмәт Имәнкулов, Габделкаюм Габделбадыйков, Салихҗан Галиев кебек олуг дин әһелләре мөдәрислек иткән.

0395.jpg

Тарихны өйрәнүче галимнәр дә безнең мәдрәсәне бу тарихи уку йорты дәвамчысы дип саныйлар. Тарихи документларны ачып карасак, 1904 елда Казанда ике баскычлы 11 мөселман уку йорты барлыгы ачыклана. Казан губерниясе статистика комитетының 1913 елдагы исәп-хисабы буенча югары мәдрәсә бу урында 1816 елда эшли башлаган дип язылган. Шулай ук башка тарихи чыганаклардан бу урында, 1786 елда салынган мәдрәсә - башлангыч дини мәктәп булганлыгы билгеле. Аны Рәсәй империясе чорында Казанда беренче рәсми ачылган мәдрәсә дип тә саныйлар. Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗанинең «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» китабында бу уку йорты бинасын ясаклы татар Яхъя Максутов төзеткән диеп язылган. 1808 елда төзелгән 10 мәхәллә мәчете янында урнашкан мәктәп-мәдрәсә бинасы мәчет төзегәндә яңадан төзекләндерелә.

0412.jpg

Унтугызынчы йөзнең икенче яртысында күн фабрикасы иясе Якуб Ибраһим улы Козлов тарафыннан мәдрәсә бинасы яңадан үзгәртеп эшләнә. Шуның өчен күп еллар мәдрәсәне аның исеме белән атап йөртәләр. Унтугызынчы гасыр ахырында 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, сәнәгатьче, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев, мәдрәсәнең мөдәррисе - улы Салихҗан хәзрәт соравы буенча, мәчет ишек алдында мәдрәсә биналарын яңадан киңәйтеп – бербөтен комплекс ясап төзетә. Ул тарихи бинаның бер өлеше әле дә сакланган. 1891 елны шәкертләр заманы өчен күп уңайлыклары булган мәдрәсәдә торып укый башлыйлар. Бу вакыйга турында мәдрәсәнең ул чордагы шәкерте Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәров үзенең истәлекләрендә: «Мәдрәсә - үзебезнеке, коеда су күп. Кубта су кайный. Аш пешерсәң, плитә кызу», - диеп язды.

0427.jpg

1917 елның Октябрь революциясе җилләре Яңа Бистә мәчет-мәдрәсәләренә дә кагыла. 1931 елның 22 июлендә Татарстан Республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән гыйбадәтханә һәм мәдрәсә ябыла. Биналар мех фабрикасына бирелә.

0449.jpg

1998 елда бу биналар кире мөселманнарга кайтарылды һәм шәкертләр мәчет бинасында укый башладылар. Укулар уңышлы барса да мәдрәсә шәкертләренә урын җитми башлады. Кичке бүлектә, ирләр-хатыннар бергә укыйлар иде. Сыйныфлар кысан, 18 кв.м., өч дистәгә якын кешегә утырырга авыр, суларга һава да җитми. Шушыларны истә тотып шәкертләргә укырга уңайлы булсын дип тарихи М.Гафури, 65 бинасын заманча төзекләндереп, дүрт зур сыйныф бүлмәләре, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым тәхарәтханә, кием кую урыннарын булдыруда яңарту эшләре 2017 елның декабрь аенда башланды. Аллаһы Тәгалә изге эштә ярдәмче – инде менә безнең мәдрәсәнең мактауга вә хөрмәткә лаек химаячеләре ярдәмендә бу эшнең күркәм нәтиҗәләре дә күренә.

0406.jpg

Аллаһы вә Сүбхәәнәһү Тәгалә безләргә хәер гамәлләр, киләчәк эшләребездә уңышлар, тәннәребезгә саулык-саләмәтлек, араларыбызга татулык вә ныклык, Ислам диненә тугры булып калырга насыйп әйләсен. Әмин.