Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Тольяттида Мәүлид кичәсе
Тольятти Татар милли мәдәни мохтарияте ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе — Мәүлид кичәсен уздырды.
Изге Мәүлид мәҗелесендә, Казаннан махсус чакырылган Россия ислам университеты укытучысы, мөнәҗәтләр иҗат итүче, автор башкаручы Ильяс Халиков үз иҗаты белән таныштырса, Тольятти шәһәрендә дә татар милли мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Идел” ансамбленең балалар төркеме Тольятти шәһәре җәмигъ мәчете Имам мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәрев шигырләре, Нияз Җәләлев музыкасына язылган сәнгать әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
Күренекле кунаклар - Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, дин әһеле, ислам белгече, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Самара Губерниясе Дума рәисенең урныбасары Екатерина Ивановна Кузьмичева, Тольятти шәһәр идәрәсендәге этноконфессиональ үзара мөнәсәбәтләрне җәмәгатьчелек белән идарә итү булеге башлыгы Ирина Павловна Щёкина, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләренең бердәм совет рәисе Юрий Михайлович Дёмкин һәм Сызрань татар милли мәдәни автономия рәисе Ринат Ирфан улы Шәрәфетдинов бу матур бәйрәмгә зур бәя бирделәр.