Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районында Мәүлид бәйрәме узды

Күркәм чара Ульяновск шәһәрендә Идел аръягы районы җирле татар милли–мәдәни мохтарияте башлангычы белән узды. Әлеге оешма Ульяновскиның иң зур районнарының берсендә эшләп, шактый эш-гамәлләр күрсәтергә өлгерде. Мохтарият рәисе Нәҗметдинов Рафаэль Әминович үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулый алды. Аның югары дәрәҗәле вазыйфага билгеләнүе дә шул эшчәнлекнең нәтиҗәсе.

 4cb7e609-a8fd-4c79-a0a6-3901c433d6ba.jpg

Мәүлид бәйрәме табынына 180 артык кеше җыелган иде. Алар арасында мөхтәрәм ветераннар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт даирәләре, башка дин вәкилләре. Кадерле кунаклар арасында Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, шәһәр башлыгы урынбасары, Идел аръягы районы хакимияте башлыгы Наил әфәнде Юмагулов, шәһәр шурасы депутаты Юрий Мухин, өлкәнең Диния Нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе  мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, өлкә милли мохтарияте рәисе Рәмис әфәнде Сафин һәм башка мәртәбәле затлар бар иде.

 ef9eb350-5573-466e-b09f-c1e3350e5bf2.jpg

Табын артында Коръән укылды, үтемле вәгазләр сөйләнде, халыкка үгет-нәсыйхат бирелде. Наил әфәнде Юмагулов, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Юрий Мухин   бәйрәм барышында хәйриячелек, мәгърифәтчелек эшендә зур хезмәтләр куйган затларга мактау хатларын тапшырдылар.

 16b18da7-9542-47a1-aee6-bb3c535696d5.jpg

Өлкәнең Диния Нәзарәте рәисе, ахун Илдар хәзрәт Сафиуллин мәҗлестә Рафаэль хәзрәт Нәҗметдиновнең мөфти урынбасары итеп билгеләнүе турында игълан итте.

 ebdce7f0-de3f-4ba6-9de2-52b3e287ab08.jpg

Әйтергә кирәк, Идел аръягы районы җирле татар милли–мәдәни мохтарияте тарафыннан мондый бәйрәмнәр уздыру матур бер гадәткә кереп киткән. Монда татар телен укыту, милли традицияләрне саклау, динебезгә дәгъвәт итү чаралары, район хакимияте вәкилләре белән очрашулар даими булып тора. Шулай итеп Рафаэль Әминович өлкә дини һәм милли җәмәгатчелеген берләштерүгә зур адымнар ясый.

626a3726-0dc5-4630-b39e-eba8b461a717.jpg