Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре Башкортстанга сәфәр кылды

Казаннан бер төркем татар дин әһелләре һәм зыялылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Башкорстан Республикасына сәфәр кылды. Делегация составында безнең мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, мәдрәсә шәкертләре һәм мәхәллә әһелләре керде. Сәфәр Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан һәм дини, милли тормышыбызда, мәдәният һәм сәнгатебездә тирән эз калдырган бөек шәхесләребезнең юбилейлары уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

photo_2019_10_11_09_54_11.jpg

Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе вәкилләре Уфа шәһәренең мөселман зиратында күренекле татар дин эшлеклеләре, мөфтиләр Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең, Габдессәлам хәзрәт Габдеррәхимовның, Нурмөхәмәт Нигъмәтуллинның, шулай ук татар халкының башка бөек шәхесләренең каберләрен зыярәт кылды, алар рухына дога кылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел тормышлары һәм иҗатлары турыдан-туры Уфа шәһәре һәм Башкортстан белән бәйләнешле булган күп кенә шәхесләребезнең түгәрәк даталары искә алына: Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд, Мәрьям Солтанованың тууларына – 160 ел, Мөхлисә Бубыйның тууына — 150, Сәйфи Кудашның тууына – 125, Мостай Кәримнең тууына 100 ел.

photo_2019_10_11_15_20_16.jpg

Бу уңайдан делегация әлеге шәхесләр йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән танышты, аерым алганда, “Гофран”, “Хәкимия”, “Ихлас”, шулай ук Уфаның Җәмигь мәчетенә, “Хәсәния” “Галия”, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәләрендә булды, имам Сатаев, Зыя Камали, сәүдәгәр Хәкимов йортларына һәм башка тарихи урыннарга барды. Бу истәлекле биналарны күреп, татар зыялылары аларның халәтен бәяләде, торгызу мөмкинлекләре турында фикер алышты.

photo_2019_10_11_14_47_08_0.jpg

Шулай ук Татарстан делегациясе иртәгә гомер бәйрәмен билгеләп үтүче мөхтәрәм шәхес – Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин белән дә очрашты. Күрешү Тәлгать хәзрәт Таҗетдин туган көне алдыннан узды. Татарстаннан килгән кунаклар иң беренче чиратта мөфтине әлеге истәлекле дата белән тәбрикләде:
– Раббыбыз насыйбы белән Сез Россиядә Ислам яңарышының чишмә башында тордыгыз һәм 40 елга якын илебезнең мөселман өммәте белән җитәкчелек итәсез. Россиянең Баш мөфтие вазыйфасындагы эшчәнлегегез Россиядә Ислам үсеше өчен файда китергән күп санлы җаваплы һәм хәлиткеч карарлар белән бәйле.Туган көне нисбәтеннән Камил хәзрәт мөфтигә истәлекле бүләкләр тапшырды.

photo_2019_10_11_16_49_38_0.jpg

Моннан тыш, мөфти Уфаның "Ихлас" мәчетендә җомга намазын алып барды.