Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татарча тәфсир авторы Шәйхелислам әл-Хәмидинең 150-еллыгы билгеләп үтелде

2019 елның 20 сентябрендә күренекле татар дин галиме, татарча тәфсир авторы, тәрҗемәче Шәйхелислам әл-Хәмидинең тууына 150 ел тулды. Олы һәм истәлекле дата хөрмәтенә Казанда галим һәм аның эшчәнлеген искә алуга багышланган берничә чара уздырылды.

DSC01653.jpg

Бүген, Мөхәррәм аеның 28-нче көнендә, мөхтәрәм татар галимен искә алу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында башланып китте. Мәрхүмнең рухына дога кылу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь, "Җыен" фонды җитәкчесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең урынбасары Марс Тукаев һ.б. катнашты. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин экскурсия уздырды.

DSC01664_1.jpg

Барлык җыелучылар алдында Коръән-хафизлар әзерләү мәркәзе җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов Кәлам шәрифтән сүрә-аятьләр укыды һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды

DSC01715.jpg

Үзенең чыгышында Татарстан мөфтие Шәйхелислам әл-Хәмидинең мөселман дөньясында тирән эз калдырган галим булуын ассызыклап узды. “Ул мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Ошиның Әмәли китабын гарәпчәдән татарчага тәрҗемә итә. Әһле сөннәт вәл җәмәгать гакыйдәсе буенча бик мөһим булган әлеге дини чыганакны Төркиядә беләләр, хәтта Сүриядә галимнәр аны яттан укыйлар. Аллаһы Тәгалә Шәйхелислам әл-Хәмидидан разый булсын!”

DSC01695.jpg

Моннан тыш, катнашучылар тарафыннан Диния нәзарәтенең дини мирасны торгызу һәм татар-мөселман галимнәренең хезмәтләрен кайтару башлангычы буенча да бик матур сүзләр әйтелде.



Чыннан да, соңгы елларда милли зыялылар белән дин әһелләре арасында элемтәләр ныгый бара, без моны бик куанып кабул итәбез, боларның барысы өчен дә сезгә, Камил хәзрәт, зур рәхмәт, - диде Разил Вәлиев. - Тарихта калган элекке шәхесләребезне искә алу, аларны ихтирам итеп зиратларга килү сезнең тарафтан беренче тапкыр гына эшләнми, без 2 май көнне дә сезнең белән күренекле затларны искә алып, дога кылырга киләбез. Дин галимнәренең хезмәтләрен табып, басмага әзерләп, бастырып чыгару искиткеч зур бәягә ия. Мин кичә генә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашып сөйләшкәндә милли зыялыларның дин әһелләре белән кулга-кул тотынып эшләү мәсьәләләрен кузгаттык. Әлбәттә, рухи мирасыбызны халыкка җиткерү өстендә эшлисе эшләребез күп, бер-беребезгә терәк булырга язсын!



Шәйхелислам әл-Хәмидиның мирасын өйрәнү буенча сөйләшү алга таба Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең китапханәсендә түгәрәк өстәл сөйләшүе форматында дәвам итте.

DSC01776.jpg

Бирегә җыелган дәүләт, иҗтимагый, дини оешма вәкилләрен, галимнәр һәм язучыларны мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин сәламләде. Ул " Халкыбыз аның кебек шәхесләр турында “Кеше гомере еллар белән түгел, калдырган эз белән үлчәнә”, - дип әйтә. Шәйхелислам хәзрәт халкыбыз, ислам дөньясы тарихында үзенең хнзмәтләре белән тирән эз калдырды", - диеп ассысыклар үтте һәм беренче булып Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Айнур Солтановка сүз бирде. “Сезгә һәм мәдрәсәгә зур рәхмәт, без татар ислам галимнәренең мирасын кайтару буенча һәрбер башлангычны уңай кабул итәбез. Бу өлкәдә зур эшләр алып барырга кирәк, чөнки яшьләребез үзебезнең галимнәрне белергә тиешләр. Киләчәктә Ш.Хәмиди турында фильм төшерелсә дә бик күркәм булыр иде”.

DSC01889.jpg

Алга таба, төп чыгыш ясаучы буларак, күптән түгел генә Шәйхелислам Хәмидиның “Иткан” тәфсире буенча диссертация яклаган Габдерәшит хәзрәт Фәизов сүз алды. Ул түгәрәк өстәлдә катнашучыларны беренче чиратта фәнни хезмәтне язганда мөрәҗәгать иткән чыганаклар белән таныштырды: төрле елларда Ш.Хәмидинең басылып чыккан тәфсирләрен күрсәтте. Яшь галим фикеренчә, тәфсир милләттәшләребез яшәгән төрле төбәкләрдә популяр була, ул узган гасыр башында хәзерге татар әдәби теленә якын булган тәфсир булуы белән үзенчәлекле. Моннан тыш, “Иткан” басылып чыгуга ук әлеге китапка гарәп галимнәренең төрки телдә аралашучылар өчен иң камил тәфсир дип бәя бирүләре дә мәгълүм. Алга таба Габдерәшит хәзрәт Фәизов “Хозур” нәшриятына рәхмәт сүзләрен ирештерде: борынгы китап белән “Дурул-кутуб” сайтында танышырга мөмкин. Совет чорында тәфсир Истанбулда (1984), Катарда (1985) нәшер ителә.

DSC01782_4.jpg

Очрашуда Чүпрәле һәм Сарман районнары мөхтәсибләре дә катнашты. Чөнки Шәйхелислам Хәмиди хәзерге Чүпрәле районына кергән Татар Төкесе авылында дөньяга килә, 1904 елның 2 мартыннан Сарман районы Яхшыбай авылында имам булып эшләве архив документлары аша билгеле. Алга таба сүз ул эшләгән мәчетне кайтару, аны төзекләндерү мәсьәләләре хакында барды.