Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәткә Диния нәзарәтенең 25-еллыгы уңаеннан истәлекле медале тапшырылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөхтәсибләре һәм казыйларының квалификация күтәрү курслары барышы белән танышты. Хәзрәтләрне сәламләп, ул ел да уздырыла торган әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап үтте, укуда уңышлар теләп калды һәм өммәт һәм Ватан каршында башкарган олуг казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән һәм юбилейлары уңаеннан мөхтәрәм имамнарга Диния Нәзарәтенең истәлекле медальләрен тапшырды.

d69d3a62_3e90_461e_ab15_7eb67ad36eac.jpg


Мөфти хәзрәт кулыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 25-еллыгы уңаеннан истәлекле медаль Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит Рәүф улы Зиннәтуллинга, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат Мөсәгыйть улы Мәрданшинга, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс Исхак улы Җиһаншинга тапшырылды. Нәзарәт тарафыннан әлеге күкрәк билгесе озак еллар дәвамында динебезнең алга китешенә куйган фидакарь хезмәтләр өчен бирелә. Үзенең чыгышында әлеге җаваплы вазыйфаларда озак еллар дәвамында эшләүче имамнар бу бүләккә лаек булуларын ассызыклап, мөфти хәзрәт юбилярларның алга таба да исән-саулык белән динебез үсеше юлында армый-талмый хезмәт итүләрен теләп калды. Моннан тыш, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның да туган көнен уңаеннан, мөхтәрәм дин әһелен мөфти хәзрәт шулай ук махсус истәлек бүләге белән бүләкләде.


Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен квалификация күтәрү курслары Лаеш мөхтәсибәтендә кичә башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин һәм социогия галимнәре булыша. Белем күтәрү курсларында мөхтәсибләргә һәм казыйларга белем бирүче остазлар арасында - Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин һәм конфликтолог Резеда Галихуҗина. Дәресләрдә шәригатьтә мирас һәм гаилә хокукы, шулай ук этноконфессиональ конфликтлар белән идарә итү, милли куркынычсызлык системасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, дингә кагылышлы Россия Федерациясе законнарының үтәлеше турында сөйләнә, иң зур һәм актив мәхәллә һәм мөхтәсибәтләрнең эшчәнлек тәҗрибәләре өйрәнелә һ.б.