Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Чувашстанда узган Бөтенроссия конференциясендә катнашты

Ул җәмгыятьтә мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роленә багышланган иде.


38-DSC03563.jpg


Бу урыннарның әһәмияте турында Чувашиядә узган тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә рухи һәм патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында Бөтенроссия конференциясендә сөйләнде. Чыгыш ясаучылар хәтер урыннары дигән төшенчә милләтне формалаштыруның бер ысулы булып тора дип ассызыкладылар. Бу яктан Шыгырдан, Кыр Бикшиге һәм башка татар авыллары башкаларга үрнәк булып тора. Чуашстан якларында татарлар багып, карап, дини мөрәсимнәр уздырып килә торган тарихи-мәдәни урыннар бар. Ел саен аларда дини вә милли чаралар уза, халык шулай итеп үзара аралаша, тарихы белән таныша. Бу җирлектә бар тарихны болгар чорына бәйләп аңлату киң таралган. Быел Кыр Бикшиге авылындагы "Наратлар асты" дип аталган изгеләр өстендә, имамнар, галимнәр, зыялылар, авыл халкы катнашында, шундый ук чара узды. Анда болгар бабаларыбыз җирләнгән. Чуашстанның көньягындагы Яңа Торын исемле чуаш авылына якындагы Шыгырданнан һәм башка авыллардан татарлар килеп, һәр елдагы йоланы үтәп, авылдагы элекке зират урынында, "изгеләр өстендә" аларның рухына догалар кылалар. Биредә Идел Болгары сугышчылары җирләнгән дигән риваятьләр бар.

87-DSC04859.jpg

Ильяс хәзрәт конференцияне алып баручыларның берсе булды. Ул җыелган җәмәгать белән тарихи-мәдәни урыннары Татарстанда саклау тәҗрибәсе белән уртаклашты. Журналист Рәфис Җәмдихан Чувашия территориясендәге тарихи урыннарның барысы да истәлек исемлегенә кертеп бетерелмәгәнен, ул урыннарны каталог итеп чыгарырга кирәклеген әйтте. “Чувашиядә билгеле булган утыздан артык мөселман каберташы бар. Әмма аларның күбесе уылган, югалган”, - диде ул.



Чувашстанның Кызыл Чишмә авылы янында акташка чукып язылган XIII гасыр кабер ташы табылган, әмма аның бер өлеше табигать шартлары аркасында кителгән. Бу хакта Ленар хәзрәт Исхаков сөйләде. “Әлеге язулы акташны тапканыма егерме ел. Әмма хәзер генә бу хакта тәгаенләп сөйлим. Иң беренче барганда ташның биеклеге 80 см, тирәсендә биш өрәңге үсә иде. Моннан биш ел элек барганда тирә-ягын куаклар баса башлаган. Ә быел инде ул бераз җиргә иңгән”, - диде ул.



Чувашиянең Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов конференциядә Чувашия җирлегендә Болгар халкы яшәгән Тигашево дигән борынгы шәһәрнең торгызылачагын әйтте. «Районыбызда 23 мәдәни мирас объекты бар, шул исәптән борынгы Тигашево шәһәрчеге дә. Без аны торгызырга булдык. Эшне нәрсәдән башларга белмәдек. Археологлар Болгарда ничек оештырылганын барып карарга киңәш итте. Әлбәттә, аның белән чагыштырырлык түгел», - диде ул.

97-DSC04877.jpg


Конференциядә катнашучылар изге урыннарны зиярәт иттеләр, анда булып ата-бабалар рухына дога кылдылар. Тарихи-мәдәни урыннарны барлау эшендә бергәләп хезмәт кылырга килештеләр.

Татар-информ МА фотолары