Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләрен Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул итте

Очрашуда сүз тарихи урыннарыбызны саклау турында барды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән очрашуда Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Харис әфәнде Камалиев һәм Мөнир әфәнде Вәлиев катнашты. Алар “Шонгат” фонды исеменннән Татарстанда, аеруча Казанда һәм Тәтеш районында урнашкан, тарихи урыннарны карап тору һәм саклау   турында үз фикерләрен җиткерделәр.


DSC_0768.JPG


Сүз башта күп гасырлар элек Болгар дәүләтенең князьлек үзәге булып торган хәзерге Зур Әтрәч авылында янында урнашкан борыңгы зират язмышы турында сүз барды. Үз вакытында күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин ярдәме белән ул зират койма белән әйләндереп алынган иде. Гомно-гомергә халык шушы җирлектә урнашкан Шонгат каласының борынгы зиратын зиярәт кылды, бабаларыбыз рухына дога кылды. Тәтеш муниципаль районы территориясендә төрле чорлар археологиясе һәйкәлләре бар: югары палеолит һәм мезолит дәвереннән башлап Казан ханлыгы чорына кадәр. Бу кадәр уникаль тарих катламнары берьюлы башка беркайда да очрамый! Әлеге тарихны халыкка җиткерү ниятеннән фонд әгъзаларе Минтимер агага киләчәктә туристларны җәлеп итү өчен гыйбрәтле маршрутлар булдыру, Зур Тархан каберлеге һәм шәһәрлеге, Богдаш һәм Зур Әтрәч тарихи һәйкәлләре комплексыннан илебез археологлары тапкан табылдыклардан, эпитафия һәм эпиграфика үрнәкләреннән музей-күргәзмәләр оештыр, ел саен күбрәк халык катнашында зиярәт кылуларны оештыру турында бөян иттеләр. 



Олы шәхес янында икенче булып күтәрелгән мәсьәлә - Казанның Яңа Татар бистәсе зираты карап тоту турында булды. Бу XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират. Язулары гарәп, латин һәм кирилл язмалары белән башкарылган үзенең мөселман кабер ташлары – эпитафия һәм эпиграфика үрнәкләре, мәчете һәм капкасы белән берлектә зират Казанның тарихи һәм истәлекле урыны булып тора. Элек-электән ул шәһәр мөселманнарының гына түгел, барлык татар җәмәгатчелегенең дә төп рухи-мәдәни үзәкләренең берсе булып тора. Ильяс хәзрәт бу зираттта, үзе җитәкләгән мәдрәсә әһелләренең мәһшүр адәмнәрнең каберлекләрен барлау һәм табу буенча башкарган эшләре турында сөйләде. Ул Минтимер Шәриповичка, зиратны төзекләндерү нияте белән башкарылган эшләре өчен, җәмәгатчелек һәм руханилар исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Ильяс хәзрәт олы затка үзенең рухи мирасны барлауга багышланган китапларын бүләк итте.


DSC_0774.JPG


Очрашуда, тарихи ядкәрләребезен саклау буенча мөһим чаралар каралды, бу юнәлештә эшне бергәләп, үзара фикерләшеп алып бару турында килешенде. Минтимер Шәймиев, очрашудан канәгать калып: “Милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык. Инде аны бергәләп сакларга да кирәк”, - диеп нәтиҗә ясады.