Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Хоккей осталары мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе уздырды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендәге ифтар мәҗлесен «Ак Барс" хоккей командасының танылган уенчылары Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин, Рамиль һәм Марсель хәзрәтләр оештырды.

DSC_0342.JPG

Мөселманнар өчен сагынып көтелгән, иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае бара. Мәдрәсәдә, башка мәчетләрдәге кебек үк, көн саен үзенчәлекле, күркәм ифтар мәҗлесләре уза. Быел алар яңа корылган Рамазан чатырында уза. Авыз ачу мәҗлесләре, дин әһелләрен, зыялыларны, һәм башкаларны берләштерә торган урынга әверелде. Милли рух һәм иман нуры белән сугарылган мул табыннарны милләтебезнең асыл затлары оештыра.


Мәдрәсәдә чираттагы ифтар мәҗлесен, кече хаҗ сәфәренә юл алыр алдыннан, "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин оештырды. Анда танылган спортчыларның туганнары, дуслары, имамнар, күренекле татар зыялылары, мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре катнашты. Бу вакыйганы “Хозур” телевизион каналы да төшереп алды.


Ахшам намазы алдыннан Эмиль Гарипов мәдрәсә музеена үзенең чемпион бейсболкасын бүләк итте. Узган ел ул үзенең капкачы шлемын, Альберт Яруллин кәшәкәсен музейга тапшырган иде. Ильяс хәзрәт, бу бүләкне кабул итеп, хоккей осталарына олы рәхмәтләрен җиткерде һәм боз мәйданында яңа җиңүләр, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм иманда ныклык теләде.

DSC_0308.JPG


Авыз ачырга кадәрле вакытны мөселманнар Нияз хәзрәт Сабировның вәгазен тыңлап үткәрделәр. Ул Рамазан аеның Раббыбызның рәхмәтенә җитешү ае, гөнаһлардан арыну ае булуы турында искәртте. Бу айда гамәл-гыйбадәтләрне аеруча чын күңелдән башкарырга чакырды.


Авыз ачу вакыты кергәч, шәкертләр мөселманнарга хөрмә җимешләре һәм сулар өләште. Азан әйтелгәч, җыелган кунаклар дога кылып ахшам намазы укыдылар һәм мәдрәсә ишек алдында урнашкан чатырга ифтар мәҗлесенә юнәлделәр.


Мәҗлесне мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт башлап җибәрде. Ул барлык мөселманнарны мәдрәсәдәге ифтарда күрешү белән котлады. Бүгенге мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт әйтте, кылган гамәлләренең кабул булуын теләде. Ул, намаз әһеле булган, динебез һәм милләтебезгә хөрмәт белән караучы спортчылар безгә бик якын, алар яшь буынга төрле яклап үрнәк булырдай егетләребез диде. "Алардан үрнәк алып, кем булса да иман китерсә, Аллаһы Тәгаләгә хөрмәтен белдерсә, якыннарына мөнәсәбәтен динебез буенча алып бара башласа, без җәмгыятебезне чистарту юлында алга китәрбез ин шә Аллаһ",- диде Ильяс хәзрәт.


Рамазан ае белән тәбрикләү сүзләрен, мөселман кардәшләргә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов, Татарстанның халык артисты Илсаф һәм башка мөселманнар җиткерде. Мөселман спортчыларның җиңүләрен чыгыш ясаучылар динебездә дәгъвәт белән тиңләделәр. Алар Эмиль белән Альбертка уңышлы изге сәфәрләр, тазалык-саулык, иманлы гамәлләр, яңа үрләр вә җиңүләр теләделәр. Җырчы Ильяс Халиков мәҗлесне матур Рамазан мөнәҗәте көйләп саләмләде.

DSC_0341.JPG


Ифтардан соң, тәравих намазына кадәр, килгән кунаклар мәдрәсәнең яңа корылган спорт мәйданчыгын, умарта бакчасын карадылар. Рамазан аеның бу күркәм көне тәравих намазы белән төгәлләнде.