Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Остазларны искә алу көне узды

Бүген, дин әһелләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр, татар халкының күренекле зыялылары, киң җәмәгатьчелек Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратына Остазларны искә алу чарасына җыелды.


Ул инде егерме елдан артык “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белик!”, - дигән гыйбарә астында уза. Быел да остазларны хәтер көнен бергә билгеләп үтер өчен Татарстаннның төрле шәһәр һәм районнарыннан, Самарадан, Ульяновскидан, Ханты-Мансийскидан, Дагстаннан мөселман кардәшләр җыелды. Аларның күбесе Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр һәм шуңа да остазларны искә төшерү көнен туган мәдрәсәләреннән башладылар. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин аларга Остазлар көненең 1998 елдан бирле үткәрелүе турында искә төшерде. Шәкертләр катнашында уза торган әлеге тәҗрибәне мәдрәсәне тәмамлаучылар эшкә урнашкач үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр. Бу чарага бер атна кала зират чистарту өмәләре үткәрелә, аннары остазларга, мәрхүмнәргә дога кылалар. Остазларны искә алу шулай гадәткә кереп китте.

DSC_0034.jpg


Дога кылу мәрасименә килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде:
– Аллаһыга шөкер, әлеге Остазларны искә алу көне 1998 елдан бирле Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчелеге ярдәмендә ел саен үткәрелеп килә. Ул хәзер бик матур күркәм гадәткә әйләнде. Елдан-ел әлеге чараның эчтәлеге байый, үткәрелү форматы тагын да тулылана. Катнашучылар санына килгәндә, искә алучылар чарасына килүчеләр арасына башка хәзрәтләребез өстәлә тора. Быел исә Остазлар көне тагын да истәлекле: ул Көньяк Африка Республикасы мөфтиенең Татарстан башкаласына сәфәре көннәренә туры килде, – дип белдерде.


Алга таба Камил хәзрәт мөхтәрәм кунак – шәйх мөфти Ридәүл Хак белән таныштырып үтте, аңа Диния Нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән Мәрҗанинең күптомлыкларын, “Хозур” нәшрияты басмаларын бүләк итте.


Алга таба Көньяк Африка Республикасы мөфтие, бу чарада катнашуына иксез-чиксез шатлану хисләрен белдереп, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтнең кабере янында сүз алды:
- Мин ерак Африка җирендә яшәсәм дә, Мәрҗани хәзрәтнең мирасы белән күптәннән хәбәрдармын. Танылган татар галименең “Назурател-хак” дигән китабы белән моннан илле биш ел элек – шәкертлек вакытымда танышкан идем. Әлеге хезмәттә ястү намазы вакыты кермәгән җирлекләрдә дә ястү намазын укырга кирәклек турында әйтелә, чөнки Мәрҗани хәзрәтебез үзе мондый очракта ястү намазын укыган. Мин үземнең дини-фәнни эшчәнлегемдә фикъһегә караган әлеге мәсьәлә буенча беренче тапкыр Мәрҗани хезмәте аша таныштым.


gl16.JPG


Үзенең Мәрҗани каберен зиярәт итү мөмкинлеге тудырылуга шатлану, куану хисләрен дәвам итеп, ул Татарстанның дәүләт һәм дин оешмалары җитәкчеләренә тирән рәхмәтен белдерде: “Мәрҗанинең хезмәтләре белән күптәннән таныш булсам да, аның кайдан булуы, кайсы мәчеттә имамлык итүе турында белеп бетерми идем. Ул Казаннан ерак булмаган бер авылда дөньяга килгән икән. Кичә ахшам намазын ул имамлык кылган мәчеттә укыдым. Намаздан соң безгә 2 май көнне Татар зиратында зур галимнәрне, имамнарны искә алу чарасы булачагы турында әйттеләр. Бик теләп килдек. Зур рәхмәт сезгә”.


Алга таба Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге җыелуның мөһимлеген янә бер кат аңлатып үтте:
– Китапларыбызда шундый әйтем-гыйбарә бар: “Йөрәктән йөрәккә бер юл бар”. Без хәзер шундый заманда яшибез ки, әгәр без бары телефон яки мессенджерлар аша гына аралашсак, безнең дуслыгыбыз, туганлык мөнәсәбәтләребез кими барачак. Безгә очрашырга, сөйләшергә кирәк. Без бүген хәзрәтләребез белән очраштык, остазларның каберләрен күрдек, аларга дога кылдык. Бу бик мөһим.


Мөфти хәзрәт ассызыклап узганча, тере аралашу кардәшлек мөнәсәбәтләре ныгуга китерәчәк: “Килеп бер очрашканда, күрешкәндә, каберлекләрдә ятучыларга сәлам биргәндә, атаклы, абруйлы шәхесләребезне зиярәт кылганда без абстрактта булган әйберләр белән түгел, ә чынбарлык белән очрашабыз, аларның нәкъ биредә күмелгәнлекләрен белеп китәбез. Көньяк Африка Республикасыннан килгән мөфти аның китапларын белә, ә менә үз җирлегебездә яшәүчеләрнең бездәге галимнәр хезмәтләрен белеп бетермәгәнгә азрак оят та булып китәргә тиеш. Шунлыктан, безнең һәрберебез татар дин галимнәре мирасын өйрәнүгә өлеш кертергә тиеш, дип саныйм”.


Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында илледән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Алар арасында: Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Салихҗан Галиев, Зәкәрия Минвәлиев, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла Гайфуллин, Габделхак хәзрәт Каюмов, Габделхак Садыйков, Габделхак Хафизов, Габделхак Саматов бар.


Әхмәтзәки хәзрәтнең рухларына дога кылып Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин “Олы хәзрәтләребез безгә остаз булдылар, шулай диндә ныклык күрсәтеп буыннар чылбырын саклар калдылар”, диде. Габделхак хәзрәт кабере өстендә, аны остазы санаган Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, истәлекләр белән уртаклашып дога кылды. Ул ил-көнгә тынычлык теләп, яшь буын имамнарны Габделхак хәзрәт кебек фидакарь, киң күңелле булырга чакырды.


Бүгенге чарага җыелучылар татарның чын ак байлары булган шәхесләр Мөхәммәтҗан Галиев, Әхмәт бай Хөсәенов, мәдәнияткә һәм фәнгә хезмәт иткән күренекле шәхесләрнең кабере янына да тукталып, дога сәламнәрен ирештерде: татар халык шагыйре Габдулла Тукай, драматург Туфан Миңнуллин, тарихчы галим, фән докторы Миркасыйм Госманов, халык җырчысы Илһам Шакиров һәм башкаларның рухлары шат, каберләре якты, киң, нурлы булуын Раббыбыздан сорап дога кылдылар.


Танылган шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиев җырчы Илһам Шакировны дин әһеле булмаса да, гомере буе дингә ихтирамлы булуын сөйләде. “Илһам ага үзлегеннән гарәп язуын өйрәнгән кеше. Ул дингә һич кенә дә чит кеше түгел. Иң авыр заманнарда татар халкын ислам, мәгърифәт һәм татар җыры саклап калды”, - диде ул.


“Кап-караңгы авыллар, керосин да булмаган чаклар. Шушы яктан чыккан адәм баласы нинди истәлекләр калдырган. Галим Шиһабетдин Мәрҗани татар халкын дөньяга таныта. Әгәр дә без аксакалларыбызның уй-фикерләре белән яшәгән булсак, бүгенге көндә тагын да алга киткән халык булыр идек”, - дип исәпли ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.


Рәссам Нәҗип Нәккаш Габдулла Тукайның кыйммәте еллар үткән саен арта бара дип саный. “Совет чорында Тукайдан атеист ясарга тырышканнар иде. Ләкин аның барлык шигырьләрендә дә милләтнең ислам дине белән бәйле булуы аңкып тора. Шул ук вакытта ул Коръән һәм Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрнең дә хәдисләрен куллана. “Мигъраҗ”, “Кадер” һәм “Наср” сүрәләре төгәл тәрҗемә ителгән”, - диде ул.



DSC_0179.jpg


Әлеге чара Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тормыш юлын, эшчәнлеген сөйләү һәм мөнәҗәтләр башкару белән дәвам итте. Хәтер чарасында катнашучылар бергәләп өйлә намазы укыдылар. Гыйбадәт кылганнан соң мәдрәсәнең иң олы остазларының берсе Рәхимулла хәзрәтне 80 яшь тулуы белән тәбрикләп Татарстан Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин аңа Татарстан Диния нәзарәтенең медален тапшырды. Җәмәгать олы остазның зур бүләк алуын тәкбир әйтеп сәламләде.

ТНВ каналы сюжеты